“Рухи ефәк юл. Иҗат. Берләшү”: икенче көн

05 сентябрь 2017 ел 16:27
“Рухи ефәк юл. Иҗат. Берләшү”: икенче көн

Бүген II “Рухи ефәк юл. Иҗат. Берләшү” Халыкара фәнни-дини конференция үз эшен дәвам иттерә. Әлеге чара диния нәзарәтләре һәм Россия, Кытай, Урта Азия илләренең рәсми ведомстволары хезмәттәшлеге мәйданына әверелде. Эшчәнлек максаты – хәзерге заман мәсьәләләренә карата уртак фикер булдыру, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча тәҗрибә алмашу, әлеге күренешләргә мөселман мохитендә профилактик методларны гамәли яктан камилләштерү, яшьләрне традицион толерантлык, татулык, бер-береңне аңлау, исламда урталыкны тоту һәм башка кыйммәтләр рухында тәрбияләү буенча эш алып бару.

Кичә пленар утырышта конференциядә катнашучыларга үзләренең сәламләү сүзләрен Россия Федерциясе Президенты Администрациясе Җитәкчесенең Беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Бүген конференция кысаларында секцияләр буенча эш дәвам итә: “Иҗат һәм берләшү исламның фундаменталь кыйммәтләре буларак”, “Дини оешмалар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм мөселман оешмаларында экстремизм күренешләрен кисәтү”, “Ислам Ефәк юлы буйлап: тарих һәм хәзерге заман”, “Евразия киңлегендә Ислам мәгарифе үсеше: традицияләр һәм яңачалык арасында”. Моннан тыш, конференция барышында түбәндәге темаларга “түгәрәк өстәл”ләр уза һәм алар буенча ахырдан резолюция кабул ителәчәк: “Рухи мирас һәм Ефәк юлның мәдәни үзәкләре”, “Әбу Бәкер Каландарның “Каландар-намә”се: дини һәм тарихи аспектлар”.

Конференциядә Россия дин эшлеклеләре, мөфтиләр һәм дин белгечләре, Россия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан мөселманнары диния нәзарәтләренең җитәкчеләре, РФ Президенты Администрациясе вәкилләре, Кытай Халык Республикасының дин эшләре буенча дәүләт идарәсе җитәкчеләре, Урта Азия республикаларының дин эшләре буенча дәүләт идарәләренең һәм комитетларның вәкилләре, төбәкнең әйдәп баручы дөньяви һәм ислами вуз галимнәре.

Билгеле булганча, I Халыкара фәнни-дини форум “Алтын урталык” идеяләрен тарату һәм экстремизмга каршы тору” исеме астында узган елның июлендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автоном районы башкаласында – Өремче шәһәрендә узган иде. Россия Мөфтиләр шурасы башлангычында конференция ел саен үтә торганга әверелә һәм ул Россия, Кытай Халык Республикасы һәм Үзәк Азиянең төрле шәһәрләрендә оештырылыр дип көтелә.

Секция утырышлары “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә уза.

Оештыручылар һәм конференция кунаклары шулай ук Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылышында катнашачак. Әлеге чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уза.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы