8 сентябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Мәккәдән туган якларына кайтачак

06 сентябрь 2017 ел 10:18
8 сентябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Мәккәдән туган якларына кайтачак

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга сигезенче сентябрьдән тугызынчы сентябрьгә каршы төндә кайтачак. Әлеге төркем 49 хаҗидан тора. Калган Татарстан хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә чыга башлаячак. Мәдинәдә булу программасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетен һәм аның каберен зиярәт кылу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия, заманында бик тә билгеле сугыш узган Өһед тавына бару каралган. Моннан тыш, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм күчкәннән соң төзелгән беренче мәчет төзелгән Куба районына сәфәр кылу, Кыйблатейн мәчетендә һәм Коръәннәр басыла торган типографиядә булу ниятләнә.

“ДУМ РТ Хаҗ” оешмасының директор урынбасары Илдус Сабитов болай диде:  “Хаҗ вакытында бигрәк тә медикларның һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узасы килә. Аларның хезмәте бәяләп бетергесез. Хаҗ елның бик тә эссе вакытында узды. Медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге хаҗилар белән бергә йөрде. Барлыгы 12 табиб – терапевт һәм кардиолог бар иде. Мәккәдә һәм Мина үзәнлегендә медпункт эшләде, аңа һәрбер хаҗи тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итә алды”.

Илдус Сабитов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, Гарәфәт үзәнлегендә дә яхшы якка үзгәрешләр күп булды. Хаҗилар өчен Гарәфәттә булган вакытта, иртәдән алып кояш баеганчыга кадәр, кондиционерлар белән яңа конструкцияле палаткалар куелды. Согуд Гарәбстаны хакимияте хаҗ кылуны тулысы белән уңайлы итеп оештырырга тырышты, үзәкләштерелгән рәвештә хаҗиларның йөрешен көйләде. Һәрбер ил вәкилләре Җәмәрәткә таш ату йоласын үтәргә чыкканда үзләренең билгеләнгән вакыты белән чыкты. Хаҗилар яшәгән кунакханәләрне ныклап тикшерү оештырылды. Барысын да тикшерделәр, хәтта хаҗилар килеп урнашканнан соң да.

“ДУМ РТ Хаҗ”ның директор урынбасары: “Без хаҗны оештыру өлкәсендә тагын да ныклап үсәргә һәм безнең хаҗиларыбыз хаҗның барлык йолаларын да җиңел һәм уңайлы башкара алсын өчен профессиональ дәрәҗәдә барлык хезмәт күрсәтүләрне дә алып барырга тырышачакбыз”, – дип сүзен йомгаклады.

Шамил Садыйков

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы