Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов Бөгелмә районындагы тоткыннар белән очрашты (Татарстан Республикасы буенча ФКУ СИЗО-3 УФСИН). Изоляторга корбан ите, җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар тапшырылды. Учреждениедә булганда Рамил хәзрәт тоткыннар белән аралашты, гыйбадәт кылу бүлмәсен карады, китапханә белән танышты.
Ашханә хезмәткәрләре якын арада корбан итеннән шулпа әзерләргә сүз бирде.