Сигез йөздән артык түбәнкамалы быел мөхтәсибәт исеменнән корбан ите алды. Итләрне өләшү дәвам итә. Корбан итләре тутырылган пакетларны инвалидларга, ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә тапшырдылар. Итне алырга мәчеткә килә алмаучылар өчен итләр адрес буенча таратыла. Хәйрия акциясенә мәктәп балалары, волонтёрлар кушылды. Мисал өчен, “Ихсан” рухи үзәге җитәкчесе Марат хәзрәт Хафизов җитәкчелегендә 2 кг корбан ите егермедән артык өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерга таратылды.
Түбән Камада мохтаҗларга корбан ите өләшүне дәвам итәләр
06 сентябрь 2017 ел 14:19
Соңгы яңалыклар
2024 елда мөфтият яшьләр өчен 16 проектны тормышка ашырды. Аларга 3200 дән артык кеше җәлеп ителде!
16 гыйнвар 2025 ел 09:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы