Апаста бөтен авыл корбан ашында катнашты

12 сентябрь 2017 ел 15:10

Бүген Апас районы Олы Бакырчы мәктәбе бинасында бөтен авыл халкы өчен корбан ашы үткәрелде. Әлеге чарада йөздән артык кеше, шул исәптән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Голәмалар шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде, догалар укылды, сорауларга җавап бирелде. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм авыл халкына дини китаплар, 2018 нче елга мөселман календаре бүләк итте.

Апас мөхтәсибәте Татарстанда иң беренчеләрдән булып оешкан мөхтәсибәт буларак билгеле. Бәйрәмгә килгән кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты, элекке имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Гайнуллинның хәлен белергә керде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана