Казан ислам коллиятендә студент билетлары тараттылар

20 сентябрь 2017 ел 14:12
Казан ислам коллиятендә студент билетлары тараттылар

Бүген "Мәрҗани" мәчетендә тантаналы төстә Казан ислам коллиятенә беренче курска укырга керүче шәкертләргә студент билетлары тараттылар. Быел мөселман уку йортына 10 татар егете кабул ителгән. 4 ел дәвамында алар тирәнтен ислам фәннәрен үзләштерәчәк, ә укып бетергәч "имам-хатыйб" һәм "ислам дине нигезләре һәм гарәп теле мөгаллиме" дигән квалификация алачак. 

Истәлекле вакыйгада мөфтинең урынбасары, коллият директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов та катнашты. Ул шәкертләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен ирештерде, уңышлар теләде һәм студент билетлары белән бергә кәләпүшләр дә таратты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы