"Бу дин гади халык өчен..."

29 сентябрь 2017 ел 08:30
"Бу дин гади халык өчен..."

Нәрсә ул Ислам? Пәйгамбәребез вәгъдә иткән хак юл буенча ничек барырга? Алтын урталыкта ничек калырга? Ничек итеп бер чиктән икенче чиккә ташланмаска? Әлеге эштә мәчетләр нинди роль үти?

Нәкъ менә шул сораулар буенча өченче сезон мөселман дискуссион клубында катнашучылар җавап эзләде. Әлеге чара утырышлары Галиев мәчетендә пәнҗешәмбе көнне уза. Бу юлы очрашу кунагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин булды.

Безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Ислам дине кануннары буенча яшәргә боерган, барлык бурычларны һәм сөннәт гамәлләрне үтәп урталык юлыннан барган. Әмма шайтан еш кына адәм балаларын юлдан яздырырга тели.

Йосыф хәзрәт җыелган егет-кызларга өч сәхабә турында искә төшерде. Алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә сорау белән килгән булалар, әмма өйдә аның хатыны Гайшәне генә очраталар. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнге намазларда аякларга авырту төшкәнче басып торганын, ничек ураза тотканын белгәч, сәхабәләр аның өеннән китәләр. Берсе төнне гыйбадәттә үткәрергә, икенчесе – һәр көнне ураза тотарга, ә өченчесе – хатыны һәм балалары гыйбадәт кылудан игътибарын читкә юнәлтмәсен өчен, беркайчан да өйләнмәскә карар кыла. Хатыны аша аларның уйлары турында белеп, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләрне алтын урталык буенча алып барырга өнди: “Аллаһы Тәгалә тигезлекне ярата”, – ди.

Ул аларга болай дип җавап бирә: мин төнге намазларга да басам, шул ук вакытта мин ял да итәм; мин ураза тотам, әмма уразасыз көннәр дә бар; минем хатыным һәм балаларым бар, мин алар белән вакыт үткәрәм. Бу дөнья тормышы хакына ахирәт тормышын онытмагыз, яки ахирәт хакына дөньялыкны. Барлык эшләрдә дә урталык булырга тиеш, – дип искә төшерде Йосыф хәзрәт. Безнең динебез һәрвакыт һәм һәр урында да алтын урталыкка буйсына, һәм бу иң дөрес, иң хакыйкый юл. Һәм дөнья тормышын берничек тә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Ул безгә Бөек Яралтучыбыз тарафыннан ахирәт тормышына әзерләнү өчен бирелгән. Безнең бурыч – ахирәт рәхмәтен шушы кыска гына дөнья тормышыбызда казану. Ислам – ниндидер катлаулы әйбер, секта түгел ул. Дин рәхмәт өчен һәм җиңеллек өчен. Бу шатланучы, сөенүче һәм ял итүче гади халык өчен дин. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухи байлыкка ирешкән кайбер сәхабәләре бары ахирәт турында гына уйлыйлар, гаиләсе, хатыны һәм балалары турында оныталар. Әмма, синең хаПәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһының сиңа хакы бар. Син һәрберсенә тиешлесен бирергә тиешсең.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы