Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында гошер сәдакасын җыю һәм тарату буенча матбугат конференциясе үтте. Әлеге чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин журналистларның сорауларына җавап бирде.
Җәлил хәзрәт республикада гошер сәдакасы 1990 нчы елларда җыела башлавы турында әйтте. “Иң беренче булып Арча районы Хәсәншәех авылында имам булып эшләгән Готыф хәзрәт Әхмәтов белән бу эшне башлап җибәргән идек. Авылда мәчеткә җыелган халыкка зәкятнең, гошернең ни икәнен аңлатып, зур бәйрәм оештырдык. Аннары шундый ук чаралар Балтачның Алан авылында, Кукмараның Ядегәр авылында булды. Ул чакта мондый эшләрне башлап йөргәндә Вәлиулла хәзрәт Якуповның да тәкъдимнәре күп булды. Аллаһка шөкер, шуңа шатланып туя алмыйбыз: авыр елларда дини уку йортлары шәкертләренә, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә гошер тарату башланды. Мин әле 1986 елда үз бакчабыздан 1200 чиләк бәрәңге җыеп алып, шуның гошердән чыккан акчасына балаларга уку әсбаплары, китаплар алып кайтып укуларны башлаганны да хәтерлим. Заманында бәрәңгеләрне бакчаларга күп утырта идек, бер Балтачтан гына да 60 тонна гошер илтеп тапшырган чаклар булды. Бүгенге көнгә 22 тонна җыелды инде, иншАллаһ, узган еллардагы кебек 30 тоннага җитәр дип уйлыйбыз”, – диде Җәлил хәзрәт.
Журналистларның: “160 тоннага якын гошер Татарстан өчен күпме ул?” - дигән соравына җавап биреп, мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Юк, күп түгел. Тагын да күбрәк итеп җыя алабыз, активлык кирәк. Революциягә кадәр мәчетләрнең коммуналь хезмәтләренә түләүдә бернинди проблема булмаган. Халык үзе белеп уңышны җыеп алуга ук сәдакасын тапшырган”, – дип белдерде. Ул шулай ук гошер сүзенең тәрҗемәсендә нәкъ менә уннан бер өлеш аталуы турында әйтте. Әгәр коры елны үзең су сибер үстерелгәндә – егермедән бер өлеш тапшырыла. Хәзрәтләр, уңышны саклау өчен урын булмаганда, гошерне язлыкта тапшыру да мөмкинлеге турында әйттеләр. Чөнки бәрәңге һәм башка яшелчәләр бозылырга мөмкин, бөртекле культуралардан аермалы буларак, саклау мөмкинлеген дә уйларга кирәк.
Пресс-конференциядә катнашучылар гошерне мөселман булмаган кешеләргә дә тапшыру ярыймы дип сорадылар. “Ислам – мәрхәмәт дине. Кеше гошер алгач шатланырга тиеш. Шатланса, сәдакалар кабул булыр. Ягъни аның мохтаҗ булуы шарт. Шулай булгач, Коръәндәге риваятьтә дә ризыкны утка табынучы белән бүлешкәннән соң, ул бәндәнең ислам динен кабул итүе турында әйтелә, шуңа гошерне башка дин вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин”, – дип әйтәбез диде спикерлар һәм тынычлыкның бар нәрсәдән дә өстен булуы турында әйттеләр.
Җәлил хәзрәт, гошер сәдакасы җыю һәм тарату оештыруның әһәмиятен ассызыклап, зәкят бирелмәгән очракта Аллаһы Тәгаләнең кешеләрнең яңгырдан мәхрүм итәчәге турында хәдистә килә диде. “Менә Кол Шәриф төзелер алдыннан бик актив рәвештә бар көчебезне куеп гошерләр җыюны башлап җибәрдек һәм мәчет төзелешенә сәдакалар керткән идек. Шуннары ун ел дәвамында авыл хуҗалыгы өчен еллар бик уңышлы килде. Менә Болгар ислам академиясе төзелгәндә дә төзелеш эшенә акча керттек, быел Татарстанда биш миллион тонна уңыш җыеп алдык”, – дип өстәде Җәлил хәзрәт.
Бүгенге көндә Татарстанда 160 тоннага якын гошер сәдакасы (бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, шулай ук алма һәм бал) җыелды, әйдәп баручылар исәбендә Балтач (22 т), Буа (20 т), Арча (20 т), Теләче (15 т), Әтнә (12 т), Балык бистәсе (12 т), Бөгелмә (10 т) районнары. Гошер сәдакалары хәйрия оешмаларына ("Ярдәм" тернәкләндерү үзәге һәм Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды), Татарстанның дини уку йортларына (Россия ислам институты, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Мамадыш мәдрәсәсе, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе, Урыссудагы "Фәнис" мәдрәсәсе, Казан ислам колледжы, Коръән-хафизлар әзерләү үзәге һәм "Госмания" мәктәбе), социаль учреждениеләр (Лаеш балалар йорты, Арча районы Кенәр балалар йорты, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернаты, психоневрологик диспансерлар, коррекцион мәктәпләр, социаль ашханәләр, балалар йортлары), шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләр.