Иртәгә Казанда өлкәннәр декадасы кысаларында "Рубин" клубы футболчысы, Диния нәзарәте "Зәкят" фондының даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз һәм аның хәләл җефете исеменнән хәйрия ашы үткәрә.
Бәйрәм ашына Казан шәһәре Идел буе районы репрессия корбаннары оешмасы вәкилләре, инвалидлар һәм "Зәкят" фонды карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләр киләчәк. Барлыгы 70кә якын кеше чакырулы. Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин котлаячак. Өлкәннәрне быел хаҗ сәфәреннән алып кайткан зәм-зәм суы белән дә сыйларга планлаштыралар.
Хәйрия ашы Туфан Миңнуллин урамы 14/5 адресы буенча үткәрелә. Башлана сәг. 13.00дә.
Аккредитация өчен: 89172939706.