Әлмәт Җәмигъ мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар

17 октябрь 2024 ел 17:00
Әлмәт Җәмигъ мәчетендә исламда хатын-кызның роле турында фикер алыштылар

Әлмәт Җәмигъ мәчетендә “Татнефть” хәйрия фондының “Риза казый мирасы” мәдәни-мәгърифәт проекты кысаларында Ризаэддин Фәхреддиннең “Мәшһүр хатыннар” китабы буенча укучылар конференциясе үтте. Чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, абыстайлар, мәхәллә халкы, шулай ук нәшрият һәм Ризаэддин Фәхреддин музее вәкилләре катнашты.

Конференциядә чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин да бар иде. Үз чыгышында ул хатын-кызның исламдагы ролен ачып бирде, никах, ата-ана һәм туганлыкка кагылышлы аятьләр һәм хәдисләр китерде. Шулай ук безнең көннәрдә дә актуаль булып калган гаилә кыйммәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде.

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы