Түбән Кама имамнары “ТР МДН Хаҗ” вәкилләре белән очрашты

05 октябрь 2017 ел 14:05
Түбән Кама имамнары  “ТР МДН  Хаҗ” вәкилләре  белән  очрашты

Бүген Түбән Кама шәһәре һәм районы  имамнары “ТР МДН Хаҗ”ның җитәкче урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов һәм оешма хезмәткәре Айдар Бикмөхәммәтов белән очраштылар.

“ТР МДН Хаҗ” вәкилләре киләсе елда изге сәфәргә җыенучы мөселманнар өчен   кирәкле мәгълүматны җиткерделәр. Гомрә турында да сөйләделәр. Мәхәллә  халкына тарату өчен хаҗ бәяләре язылган, хаҗ кылу тәртибе сурәтләнгән схема-күрсәткечләр өләштеләр. 

 Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов очрашу азагында хаҗ оештыруда Татарстанда бердәнбер  рәсми  компания булган “ТР МДН Хаҗ”ның ышанычлы булуын ассызыклап, хаҗга баручылар төркемен хәзердән үк туплау эшенә керешү зарурлыгын искәртте.

Имамнар һәм өйлә намазына шәһәр үзәк мәчетенә җыелган башка мөселманнар намаздан соң хаҗ программалары  хакларына, булачак хаҗилар өчен махсус әзерлек курсларына һ.б.  кагылышлы сорауларын “ТР МДН Хаҗ” вәкилләренә бирә алды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы