Мөфти – Согуд Гарәбстаны Короле килү хөрмәтенә оештырылган дәүләт төшке ашында

05 октябрь 2017 ел 13:28
Мөфти – Согуд Гарәбстаны Короле килү хөрмәтенә оештырылган дәүләт төшке ашында

Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин рәсми визит белән Мәскәүдә. Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча Камил хәзрәт Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Сауд килү хөрмәтенә Зур Кремль Сараенда дәүләт төшке ашында катнашты. Тарихта беренче тапкыр Мәскәүгә килгән Король белән очрашуга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Дәүләт төшке ашы ике лидер сөйләшүләренең рәсми өлешен йомгаклады. Иң башта Президент һәм монарх Зур Кремль сараенда берничә кеше катнашында әңгәмә алып барды, ә аннары киңәйтелгән форматта, ике илнең делегация әгъзалары катнашында сөйләшүләр узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буларак ярты дистәгә якын документлар имзаланды. Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман бен Габдел Азиз Әл Саудның визиты 8 октябрьдә төгәлләнәчәк.

Камил хәзрәтнең Мәскәүгә сәфәре шулай ук дәвам итә: 7 октябрьдә ул Корольнең Россия мөфтиләре белән рәсми очрашуында катнашачак.

- Согуд Гарәбстаны һәр мөселманның күңелендә аерым урын алып тора: монда изге урыннар бар, монда Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән һәм яшәгән, монда ислам дине барлыкка килгән, – дип билгели Камил хәзрәт. – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегацияләре һәм шәхсән үземнең Согуд Гарәбстанында аларның чакыруы буенча берничә тапкыр булганыбыз бар. Безне һәрвакыт бик яхшы кабул иттеләр. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында хаҗ-миссия буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен игътибар үзәгендә тота. Без әлеге хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары итеп бәялибез: һәр ел саен хаҗга кешеләр җибәрәбез һәм безгә бирелгән шартлар белән канәгатьбез. Әлеге визит, берсүзсез, Корольнең Россиягә карата кызыксынуын белдерә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы