"Зәкят" хәйрия фондына реабилитация чаралары кайтты

06 октябрь 2017 ел 10:05
"Зәкят" хәйрия фондына реабилитация чаралары кайтты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә тернәкләнү өчен техник чаралар кайтты. Яңа йөрткечләр һәм кул таяклары, шулай ук инвалид креслосы һәм киемнәрне исемен әйтеп калдырырга теләмәгән меценат алып килде.

Реабилитация чаралары һәм киемнәр алу өчен фондка (843) 225-33-22 телефоны белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Зәкят” хәйрия фондының адресы: Лобачевский урамы, 6 йорт.

“Зәкят” фонды инвалидларга һәм мохтаҗларга (әйберләр һәм продуктлар белән) матди ярдәм күрсәтә, бүләккә инвалид коляскалары, кул таяклары, йөрткечләр, авыруларны йөртү чаралары, яңа киемнәр кабул итә.

Игелек эшләргә ашыгыгыз! Хәдистә әйтелгәнчә, хәйрия ярдәме күрсәтүчегә савап мохтаҗ кеше әлеге әсбапны кулланган саен килеп торачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы