Казанга бөтен Россиядән күрмәүчеләр җыелды

09 октябрь 2017 ел 15:42
Казанга бөтен Россиядән күрмәүчеләр җыелды

Бүген “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә сукырлар өчен чираттагы айлык курслар башланды. Алтмыштан артык начар күрүче һәм сукыр кеше Татарстаннан, Дагстаннан, Чечнядан, Свердловскидан, Оренбургтан, Самарадан, Чувашиядән, Башкортстаннан, Ульяновскидан, Пермь краеннан, Екатеринбургтан, Богрысланнан һәм илебезнең башка төбәкләреннән тернәкләнү курслары үтү өчен “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгенә килде.

Татарстан мөфтиенең социаль эшләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, сукырлар өч группага бүленеп, ай дәвамында Луи Брайль программасы буенча уку һәм язу күнекмәләрен үзләштерәчәк, декоратив-гамәли сәнгать нигезләрен, ислам мәдәниятен, шулай ук бүлмәдә һәм урамда кешесез йөрү күнекмәләрен өйрәнәчәк. Укыту Луи Брайль системасы буенча махсус бастырылган Коръән басмаларын файдаланып оештырыла. Ә инде Луи Брайль системасы буенча алты ноктаны җыеп бөтенләй укый белмәүчеләр бу системаны өр-яңадан үзләштерә. Башта хәрефләрне нокталардан тезеп, аннан хәрефләрне язып, үзләре язганны укырга өйрәнәләр курсларга килүчеләр. Алар бер ай дәвамында рус алфавитындагы 33 хәрефне һәм тыныш билгеләрен үзләштерә. Рус алфавитын өйрәнмичә, Изге Коръәнне Луи Брайль системасы буенча гарәп телендә укырга тотынып булмый. Бу юлы нәкъ менә дин юлына күптәннән баскан, намаз укый, сурәләрне яттан белгән һәм Коръәнне укырга өйрәнү теләге белән янган дин кардәшләребез шактый булып чыкты.

Моннан тыш фикһ, гакыйдә, сира, намаз укырга өйрәтү буенча да дәресләр булачак. Күнегүләр залында, шулай ук урында ориентлашу буенча дәресләр, бармакларның сиземләвен арттыру буенча махсус дәресләр уздыру күздә тотыла. Бармакларның сиземләве Луи Брайль системасын өйрәнгәндә бик тә кирәк. Махсус дәресләр дигәндә, курска килүчеләрнең көнкүреш һәм гамәли сәнгать дәресләрендә төрле сувенирлар ясавы күз алдында тотыла.

Дин кардәшләребез компьютерда эшләргә, гарәп телен өйрәнергә, тәҗвид кагыйдәләрен ныгытырга да ниятли. Курслар вакытында шулай ук вәгазьләр, сәламәтлек буенча лекцияләр, экскурсияләр һәм мәдәни программа да каралган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы