Татарстанда Коръән укучылар конкурсы старт алды

10 октябрь 2017 ел 17:36
Татарстанда Коръән укучылар конкурсы старт алды
29 октябрьдә Чистай шәһәренең “Иман” мәчетендә балалар өчен районкүләм Коръән укучылар конкурсы оештырылачак. Әлеге бәйгедә Чистайның 5 шәһәр мәчетеннән һәм 20 авыл мәчетләреннән вәкилләр катнашачак. Мондый конкурслар 2008 елдан үткәрелә һәм анда һәрдаим алтмыштан артык бала катнашып килә. Номинацияләр соңрак билгеле булачак. Конкурста катнашу өчен 3-15 яшьлек балаларны чакыралар. Коръән сүрә-аятьләрен яттан укып күрсәтү, теләсә кайсы урыннан дөрес итеп укый алу һәм тәҗвид кагыйдәләре буенча дөрес укучылар аерым бәяләнәчәк. Ноябрь аенда казыят күләмендә Коръән укучылар бәйгесен дә Чистай шәһәрендә үткәрү ниятләнә. Биредә Чистай, Алексеевски, Спас, Әлки, Нурлат, Аксубай мөхтәсибәтләреннән район турында җиңүче балалар катнашачак.
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы