Бөек татар галиме Каюм Насыйриның каберенә яңа таш куелачак

11 октябрь 2017 ел 15:31
Бөек татар галиме Каюм Насыйриның каберенә яңа таш куелачак

Бүген Казанда күркәм традиция буенча бөек татар галиме Каюм Насыйрины искә алу чарасы узды. Чара  галимнең Иске татар зиратындагы кабере янында үтте һәм анда Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Каюм Насыйриның нәсел дәвамчылары, якташлары, аның исемен йөртүче музей хезмәткәрләре һәм кунаклары, дин кардәшләребез катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров чарага килүчеләрне сәламләп, үлгәннәрне искә алу саваплы эш икәнен әйтеп китте һәм дин галименең фән һәм белем, мәдәният һәм алгарыш  таратуга куйган саллы өлешен дә билгеләп үтте. Каюм Насыйри кабере янына килүчеләр Коръән аятьләре укыганнан соң, аның рухына бергәләп дога кылды. “Шунысы игътибарга лаек, быел Каюм Насыйриның чардуганы яңартылды. Якын арада каберенә яңа таш та кую планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Нияз хәзрәт.

Ул бүген шулай ук К. Насыйри музее җитәкчесе Раушания Шәфигуллина белән  киләчәктә хезмәттәшлек итүне ныгыту хакында фикерләште, бергәләшеп рухи-әхлакый чаралар исемлеге барлады. Ике як якын арада музейда Галимҗан Барудига багышлаган түгәрәк өстәл оештыру хакында да килеште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы