Палестина Баш казыена Татарстан мөфтие Коръән һәм түбәтәй бүләк итте

12 октябрь 2017 ел 16:31
Палестина Баш казыена Татарстан мөфтие Коръән һәм түбәтәй бүләк итте

Татарстан Республикасы мөфтие бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Палестина Президентының дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Палестина Баш казые, доктор Мәүмүд Сидки Әл-Хаббаш җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Рәсми делегация составына шулай ук Палестина суды рәисе Атта Мохтасиб, Палестина Илчелегенең Беренче киңәшчесе Авад Заул һәм аларның алып йөрүче Әнвәр Субх керде. Очрашу дустанә характерга ия булды, алар бер-берсе белән фикер алышты һәм ике як хезмәттәшлек алып бару, багланышлар урнаштыру турында килеште.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мактаулы кунакларны башкалабыз, аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырды, республикабызда ислам үсеше турында сөйләде, Идел буе төбәгенә ислам дине VII-VIII гасырларда күп еллар дәвамында көнчыгыш илләр белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни багланышлар алып бару нәтиҗәсендә тарала башлавын ассызыклады

Визит истәлеге буларак Камил хәзрәт делегация әгъзаларына истәлекле бүләкләр һәм мөселманнар өчен иң әһәмиятле китап – Диния нәзарәте бастырган Коръәнне һәм татар түбәтәйләре бүләк итте.

Аннары кунаклар мөфти җитәкчелегендә ТР Конституцион судына юнәлде, алар белән ТР Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов очрашты. Алар биредә ике дәүләтнең суд системасы буенча тәҗрибә алмашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы