Бүген Олы Мәтәскә авылында мәчет ачылды

13 октябрь 2017 ел 16:32
Бүген Олы Мәтәскә авылында мәчет ачылды

Бүген Теләче районы Олы Мәтәскә авылында мәчет ачылды. Әлеге мәчетне шушы авылдан чыккан эшмәкәр Миләүшә Сәлахетдинова төзеткән. Мәчеттә бөтен шартлар тудырылган. Гыйлем алу өчен дә урыннар әзерләнгән. Шушы мәчет ачылышында Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов, имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, авыл халкы катнашты.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде. Ул мөселманның тормышында мәчетнең әһәмияте турында вәгазь сөйләде. “Мәчет ул – гыйбадәт урыны гына түгел, ул элек-электән гыйлем алу урыны да булып хезмәт иткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә: “Кем гыйлем алу юлына чыкса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәткә илтүче юлны җиңеләйтер. Аның өчен бөтен мәхлуклар дога-истигъфар кылырлар”, – диелгән”, – дип мөрәҗәгать итте Нияз хәзрәт һәм Татарстан мөфтие исеменнән шушы мәчетне төзегән Миләүшә ханым Сәлахетдиновага, шулай ук шушы мәчетнең имамына рәхмәт хатлары тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы