Татарстан мөфтие казанлыларга дәрес бирде

15 октябрь 2017 ел 19:10
Татарстан мөфтие казанлыларга дәрес бирде

Җомга көнне ястү намазыннан соң Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтиенең ачык дәресләре башланды. Камил хәзрәт Сәмигуллинның гакыйдә темасына багышланган беренче ачык лекциясен тыңларга казанлылар гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан да мөселманнар да килде.

Гакыйдә ул – дингә ышануны өйрәнә һәм исламда фундаменталь фәннәрдән санала, – дип аңлатты аны өйрәнүнең әһәмиятен мөфти хәзрәт дәресне тыңларга килүчеләргә. – Әлеге фәнне танып белүнең әһәмияте шунда, әгәр мөселманның дөньяга карашы ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәт кылуы һәм игелекләр эшләве Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителмәячәк. Гакыйдәне өйрәнү кешегә гыйбадәт кылуны аң белән тоемлап башкарырга ярдәм итә. Шулай итеп, гакыйдә – мөселман кешесенең дөньяга карашын һәм яшәү рәвешен билгели. Шул ук вакытта гакыйдә – гади укучы өчен тирән һәм катлаулы фән, һәм аңа дөрес аңлатма бирмәү кешене хакыйкатьтән ерагайтырга мөмкин.

Мөфти хәзрәт барлык теләүчеләргә Әбу Җәгъфәр әт-Тәхавиның “Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)” китабы буенча гакыйдәгә аңлатма бирүне үзләштерергә тәкъдим итте.

«(Әт-Тәхави гакыйдәсе) Акыда ат-Тахави» – сәхабәләр арасында да, тәбигыйннар арасында да, ислам дөньясының бөек галимнәре арасында да бернинди аерымлыклар булмаган кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итә. Имам әт-Тәхави санап узган принциплар бөтен һәм тулы хәлдә динебезнең беренчел чыганакларыннан – Кәламе шәрифтән һәм ышанычлы хәдисләрдән алынган. Әлеге китап – «Әт-Тәхави гакыйдәсе (Акыда ат-Тахави)» – 1902 елда шәйх Галимҗан Баруди тарафыннан Казанда нәшер ителгән һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уку әсбабы буларак файдаланылган.

Исегезгә төшерәбез, көн саен уза торган лекцияләр циклы Галиев мәчетендә 2017 елның 2 октябреннән башланды. Халык алдында Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев, шәригать мәсьәләләре буенча мөфти киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков һәм башка белгечләр чыгыш ясарга өлгерде. Ачык лекцияләрнең кульминациясе булып ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин лекцияләре тора. Дәресләргә теләге булган һәр кеше дә чакырыла. Галиев мәчетенең адресы: Габдулла Тукай урамы, 40 йорт. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы