Татарстан мөфтие кабул итү көне үткәрде

16 октябрь 2017 ел 13:45
Татарстан мөфтие кабул итү көне үткәрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә бүген кабул итү көнендә очрашулар үткәрде. Казахстанның Көньяк-Казахстан өлкәсе "Хәләл" комитеты рәисе Темур хәзрәт Аманкулов белән күрешеп, Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитеты белән хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре күтәрелде. Темур хәзрәт Шымкент шәһәренең “Билал” мәчетендә имам булып эшләү өстенә, "Казахстанда ислам дине (1920-1950 еллар)" темасына диссертация яза. Әлеге фәнни эшкә күп материаллар җыелган, Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин бәяләмә биргән, шулай ук Камил хәзрәт үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты рәисе Марат Низамов Татарстанда хәләл ризык, азык-төлек җитештерү буенча нинди проектлар алып барылуы турында сөйләде һәм киләчәктә ныклы элемтәләр алып барырга вәгъдә бирде.

Казан шәһәрендә мәчет төзү хыялы белән янып йөргән Насриев Альберт Әнвәр улы “Каты-Таш” компаниясен җитәкли. Ул карта белән килгән иде, Казанда мәчетләр аз булган районнарны күрсәтте. Булачак мәчет өчен җир алу мәсьәләсе турында сөйләште, мөфти белән киңәште.

Татарстан мөфтие кунакларга нәзарәт бастырган Коръәннең яңа басмасын – дөньякүләм барлык стандартларга туры китереп бастырылган “Казан басмасы”н бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы