Нияз хәзрәт Сабиров ТР хәрби комиссариаты оештырыган чарада чыгыш ясады

26 октябрь 2017 ел 14:14
Нияз хәзрәт Сабиров ТР хәрби комиссариаты оештырыган чарада чыгыш ясады

Бүген Казанның Татарстан Республикасы җыелу пунктында “Патриот” спорт-патриотик үзәгендә "Ачык ишекләр көне" узды. Чара нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Ул "Хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләр белән төрле конфесcия вәкилләренең эшләү формалары һәм чаралар" дигән брифингта чыгыш ясады.

Нияз хәзрәт брифингта катнашучыларга Диния нәзарәтенең Россия Хәрби көчләре белән алып барган киң кырлы эшчәнлек хакында сөйләде. "Мөфтият вәкилләре даими рәвештә хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр белән очрашулар уздыралар. Яшьләргә Аллаһ Тәгаләгә иман китерүнең, ихластан  ышануның әһәмияте, рухи кыйммәтләр турында сөйлибез, Пәйгамбәребезнең нәсийхәтләрен җиткерәбез.Шулай ук егетләрне борчыган сорауларга да җавап бирәбез. Мондый очрашулар Казанда гына түгел, ә башка районнарда да оештырыла", - дип белдерде Нияз хәзрәт. Монардан тыш, ул дин әһеләренең көзге һәм язгы чакырылыш кампанияләрендә актив катнашуларын да әйтте.

Чарада ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары җәмәгать оешмасы рәисе Әхәт Юлдашев та ктанашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы