Бүген Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә шәһәр һәм район мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре, остазлары өчен квалификация күтәрү өчен бер көнлек курс уза. 40 тыңлаучыга Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе мөгаллимнәре лекцияләр сөйли. Сәламләү сүзләре һәм җәмгыятьтә рухи-әхлакый кыйммәтләр үсешендә мөселман педагогларының роле турында нәсыйхәт сүзләре белән Бөгелмә һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов чыгыш ясады. Ислам нигезләре мөгаллиме Габделкәрим хәзрәт Хәкимов ислам фәннәрен укыту методологиясе турында лекция укыды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган “Ислам дине нигезләре” уку әсбабын тәкъдим итте.
Бүген шулай ук имам-хатыйблар өчен квалификация күтәрү өчен ике көнлек курслар башланды. Имамнар ислам гакыйдәсе һәм хокук, исламда дини агымнар һәм секталар, татар иҗтимагый һәм дини фикере һ.б. фәннәр турында лекцияләр укыйлар. Курслар тәмамлангач, имам-хатыйблар квалификация күтәрү турында таныклыклар алачак.