Әлмәт мөхтәсибәте Мәрхәмәтлелек Ярминкәсе уздыра

21 ноябрь 2017 ел 17:19
Әлмәт мөхтәсибәте Мәрхәмәтлелек Ярминкәсе уздыра

Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларны Мәрхәмәтлелек Ярминкәсенә чакыра. Әлеге чара 1 нче декабрьдә Әлмәт үзәк мәчетендә узачак.

Ярминкәдә сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр ясаган эшләнмәләрне сату оештырыла. Талантлы мастерлар кунакларга кул эшләнмәләре, интерьер предметлары тәкъдим итәчәк. Аларның кул эшләнмәләреп сатып алып, һәркем физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм итәргә мөмкин.

Мәрхәмәтлелек Ярминкәсе Үзәк мәчеттә иртәнге уннан көндезге өчкә кадәр (10.00-15.00) эшләячәк. Адрес: Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 82а йорт. Рәхим итегез!
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы