ТР мөфтие Иерусалим белән килеп туган ситуациягә үзенең фикерен белдерде

07 декабрь 2017 ел 17:16
ТР мөфтие Иерусалим белән килеп туган ситуациягә үзенең фикерен белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килеп туган вәзгыятькә рәсми белдерү белән чыкты. Кискен рәвештә шелтәләп, ул Инстаграммдагы үзенең  Kamil Samigullin (@kamilhazrat) битендә болай дип яза: "Бу карар күп шау-шу кузгатты. Бигрәк тә мөселманнар арасында. Һәм Россия өммәте дә әлеге мәсьәләдә бар ислам дөньясы белән теләктәшлек күрсәтә. Иерусалим Израиль башкаласы була алмый, чөнки ул 1,7 миллиард мөселманның рухи башкаласы. Алай гына да түгел: Иерусалим – күпләгән милли һәм дини төркем вәкилләре өчен гомум йорт һәм ватан. Бер халыкныкы гына түгел, күпләгән халыкларныкы ул. Әлеге шәһәр бик тә үзгә дәрәҗәгә ия. Провокация булмыйча, нәрсә соң бу? Шушы төбәктә тынычлыкка ирешү өчен куелган барлык тырышлыкны бетерәләр һәм бу бар ислам дөньясына куркыныч тудыра". Шулай ук мөфти хәзрәт үзенең укучыларына “Гыймран гаиләсе” сүрәсен дә искә төшерә: “Төшенкелеккә бирелмәгез һәм күңелегезне төшермәгез. Мөселманнар булсагыз, сез югары торасыз”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы