Мөфти иранлылар белән ни турында сөйләште?

07 декабрь 2017 ел 16:45
Мөфти иранлылар белән ни турында сөйләште?

Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран делегациясе белән очрашты. Кунаклар арасында Иран Ислам Республикасының хаҗ эшләре буенча югары лидер вәкиле Гази Әскәр Сәйид Гали, Иран Ислам Республикасының Казан шәһәрендәге генераль илчелеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Иран Ислам Республикасының Россиядәге мәдәни вәкиллеге җитәкчесе Реза Малеки, Иран Ислам Республикасының тышкы эшләр министрлыгында ачык дипломатия идарәсе җитәкчесе Мирзаагаеи Мөхәммәд Хоссейн бар иде.

Делегатлар мөфтигә гомумдини сораулар буенча фәнни-гамәли конференция уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт әлеге идеяне уңай кабул итте һәм аны уздыру өчен Болгар ислам академиясен тәкъдим итте. Очрашуның аерым өлеше Иранның китапханә фондларында саклана торган татар язма мәдәнияте мирасын алуга багышланды. Татар галимнәре һәм дин эшлеклеләре хезмәтләренең бер өлеше күчерелмәләре өйрәнү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә бирелде инде. Камил хәзрәт үз чиратында иранлыларны сирәк очрый торган китаплар саклана торган шәхси китапханәсе белән таныштырды, алар “Дарул-кутуб” электрон китапханәсе фондын тулыландырдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы