Татарстан мөфтие: “Ришвәт бирү һәм алу динебездә - олы гөнаһ”

08 декабрь 2017 ел 11:55
Татарстан мөфтие: “Ришвәт бирү һәм алу динебездә - олы гөнаһ”

Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланып, Казан IT-паркында Республика яшьләренең ришвәтчелеккә каршы форумы уза.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан дәүләт хакимияте җитәкчеләре, Дәүләт Советы депутатлары, югары уку йортлары мөдирләре һәм мөгаллимнәре, бизнес структурасы вәкилләре, шулай ук ТР Яшьләр хөкүмәтеннән, иҗади яшьләр академиясеннән, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы һәм башка яшьләр оешмаларыннан йөздән артык кеше катнашты. Чара барышында ришвәт алу һәм ришвәт бирүгә бәйле күренешләрне булдырмау, икътисадның төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре күтәрелде. Форумда ришвәтчелекне профилактикалауга багышланган экспозиция оештырылды, слайд, видеороликлар күрсәтелде.

- Ришвәт бирү һәм алу динебездә олы гөнаһлардан санала, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: “Ришвәт бирүчене һәм алучыны Аллаһ ләгънәт кылды”, – дигән (Тирмизи). Шушы хәдиснең икенче риваятендә: “... Алар арасында булган арадашчыны да”, – дип әйтелгән (Әхмәд бин Хәнбәл). Ришвәт алып яки биреп үз калебләребезне каралтмасак иде. 

ИТ-парк матбугат хезмәтенең фотолары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы