Арчада берьюлы яңа мәчет, Мәрҗани музее һәм чишмәсе ачылды

08 декабрь 2017 ел 12:04

Бөтендөнья җәмәгатьчелеге һәм мөселман дөньясы 2018 елның гыйнварында татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф, археограф, көнчыгыш белгече һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең 200-еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, бүген Арча районында тантаналы рәвештә берьюлы өч мәдәни-рухи үзәк ачылды. Объектларның барысы да “Таттелеком” компаниясе башлангычы белән төзелә. 

Тантаналы чаралар Арча районының Ташкичү авылында Ш.Мәрҗани музее, әлеге күренекле мәгърифәтчегә багышланган комплекс һәм аның исеме белән аталган Мәрҗани чишмәсе ачылышыннан башланды.

Вакыйгаларның кульминациясе – тантаналы төстә Арча районы Симетбаш авылында яңа мәчет ачылу. Бүген биредә беренче җомга намазы укылды. Аллаһы йорты Ш.Мәрҗанинең 200-еллыгы һәм Нурислам Нигъмәтуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан төзелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Ул Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларны сәламләде һәм изге эшне башкаручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

“Без бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанине хәтеребездә сакларга һәм аны онытмаска тиешбез. Аның хезмәтләре бәяләп бетергесез, ул татар халкы үсешенә бик зур өлеш керткән”, – дип билгеләде Л.Н.Шәфигуллин. Булачак Мәрҗани хәзрәтләре Ташкичүдә 1821-1838 елларда яшәгән һәм башлангыч белем алган, аннары мәдрәсәдә белем биргән.

Әйтергә кирәк, Мәрҗани елына әзерлек барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һәм аңа теләктәшлек белдерүче төркем ярдәме белән олы әһәмияткә ия тагын башка проектларны да тормышка ашыра. 2016 елда Әтнә районы Ябынчы авылында Шиһабетдин Мәрҗани туган йорт урынында мәгърифәтченең истәлегенә багышлап мемориаль комплекс ачылган иде. Быел исә Казан шәһәрендә Шиһабетдин Мәрҗанинең кабере дә яңартыла һәм Арча районында Ш.Мәрҗанинең фикердәше Габденнасыйр Курсавиның чишмәсе дә төзекләндерелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана