Яшел үзәндә Җәмигъ мәчет ачылды

09 декабрь 2017 ел 14:12
Яшел үзәндә Җәмигъ мәчет ачылды

Бүген Яшел үзәндә Җәмигъ мәчетнең рәсми ачылышы тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Александр Тыгин, район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, республикабыз һәм Россия төбәкләренең дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Яшел үзән мөселман өммәте вәкилләре, Җәмигъ мәчет төзелешенә актив өлеш кертүчеләр катнашты.

Җәмигъ мәчете – ике катлы, биш манаралы корылма. Төп манараның биеклеге – 46 метр. Мәчетнең мәйданы – 1500 квадрат метр, сыйдырышлыгы – 1000 кеше. Ярдәмче бүлмәләрдән цоколь катында конференц-зал, ашханә, аш әзерләү бүлмәсе; беренче катта – ир-атлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен чишенү бүлмәләре; икенче катта – уку классы, никах һәм ял итү бүлмәләре, хатын-кызлар өчен балкон урнашкан.

Мәчет дини корылмалар комплексы төзелеше өчен махсус бирелгән 1,2 гектар мәйдандагы җир кишәрлегендә урнашкан. Әйләнә-тирәсендә керү-чыгу юллары эшләнгән, берсе мәчет ишегалдында һәм берсе мәчет каршында урнашкан машина кую урыны бар. Комплекс планы буенча, мәчет янында хәләл кафе һәм мәдрәсә бинасы төзеләчәк.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/media/galleries/galleries_1525.html

Татарстан мөфтиенең Яшел үзән Җәмигъ мәчете ачылышында ясаган чыгышы: https://www.youtube.com/watch?v=-Az6GOqql9Y

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы