Татарстан мөфтие ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты

12 декабрь 2017 ел 10:55
Татарстан мөфтие ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында катнашты. Ул республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәләгә багышланган иде.

Президент барлык милләтләрнең мәдәниятләре һәм традицияләрен саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, халыкларның рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, тиешле шартлар булдыру зарури. “Моның өчен тиешле инфраструктура булу мөһим. Татарстанда төрле учреждениеләрнең киң челтәре үсеш ала. Бу - Халыклар дуслыгы йортлары, мәктәпләр, музей, театрлар, клублар һәм башкалар. Безнең гомуми эш төрле халык вәкилләренең этник үзенчәлеген саклап калуга йөз тотарга тиеш. Бу - халык кәсепчелеге, һөнәрчелек һәм башкаларга да кагыла”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлегендә православие һәм яһүд руханилары белән конфессияара диалог алып баруны, шулай ук мөселман өммәте мөхитендә башка милли мәдәният вәкилләренә карата татулык хисләре тәрбияләүне стратегик юнәлеш итеп билгеләде. “Россия күп халыклар һәм дини төркемнәр өчен уртак йорт. Без бергә күпгасырлык буыннарның хикмәтен, гаделлеген һәм халыкларның рухи байлыгын туплаган бөек Россия милләтен барлыкка китерәбез”, – дип исәпли мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото - ТР Президенты сайтыннан

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы