Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән республикабызның Кама Тамагы районында булды. Ул биредә район башлыгы Павел Лоханов белән хәләл туризм үсеше мөмкинлекләрен һәм перспективаларын бәяләде. Мөфти хәзрәт зур инвестицион проект – кунакханә комплексы төзелеше белән танышты һәм Европада иң зур питомникларның берсе – “Императорский”да үсә торган ылыслы декоратив үсентеләр белән танышты. Питомникның гомуми мәйданы 360 гектар тәшкил итә. Орлыктан чыккан үсентеләрне үстерү теплицасы – 0,5 гектар, күчереп утырту өчен – 2 гектар, контейнерларда саклау – 5 гектар һәм 352,5 гектар ачык грунтта.
Моннан тыш, Кама Тамагына визит барышында Павел Николаевич Камил хәзрәтне районда дин өлкәсендәге вәзгыять белән таныштырды. Кама тамагы мөхтәсибәтендә бүгенге көндә 26 мәхәллә бар.
Сәфәр барышында мөфти шулай ук район Мәдәният йортында узган Мәүлид бәйрәмендә катнашты, имамнарга рәхмәт хатлары тапшырды.