Татарстан Рәисе һәм Мөфтие Казанның “Иске таш” һәм “Мәрҗани” мәчетләрен карады

16 октябрь 2024 ел 15:29
Татарстан Рәисе һәм Мөфтие Казанның “Иске таш” һәм “Мәрҗани” мәчетләрен карады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның ике тарихи мәчетләрендә булды. Аны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин озата йөрде.

Беренче булып Рөстәм Миңнеханов 1802нче елда төзелгән “Иске таш” мәчетен карады. Үз вакытында биредә Яңа бистәнең тормыш үзәге кайнап торган. Совет чорында мәчет ябыла һәм башка максатлар өчен файдаланыла. Башта биредә мәктәп, аннары склад ачыла. 1990нчы елларда мәчет мөселманнарга кайтарыла. Төзекләндерү эшләре 2023нче елда башланып, 2024нче елның августында тәмамлана. Реставрация “Тарихи хәтер” проекты кысаларында федераль акчалар хисабына алып барылды. Бүген Татарстан Рәисенә мәчет янәшәсен алга таба үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов реставрация эшләре алып барылган “Әл-Мәрҗани” мәчетен карады. Ул XVIII йөзнең икенче яртысында төзелә. Әлеге мәчет Татарстан башкаласында төзелгән беренче таш мәчетләрдән санала. Ремонт эшләре ике этапта алып барылды. Бинаның ныклыгын тәэмин итү буенча алып барылган эшләр барышында, гөмбәз һәм фасад, манара һәм түбәне дә кертеп, мәчетнең барлык конструкциясе ныгытылды. Вентиляция, җылыту, кондиционер системалары алыштырылды, суүткәргеч һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре яңартылды. Реставраторлар фасадларга барокко стилендәге тарихилыкны кайтарды, декорны, тәрәзәләрне һәм декоратив-нәфис металл эшләнмәләрен торгызды.

Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин тантаналы рәвештә төзекләндерүдән соң “Ак мәчет”не ачып җибәрде. 

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы