Чаллыда – Мәүлид кичәсе

18 декабрь 2017 ел 14:17
Чаллыда – Мәүлид кичәсе

17 декабрьдә Чаллы мэриясенең концертлар залында шәһәркүләм Мәүлид кичәсе узды. Ә моңа кадәр ай буена шәһәр мәчетләрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышлап төрле чаралар үткәрелде.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты,  ул Мәүлидне уздыруның саваплы гамәл булуын Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән аңлатты. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кичәдә катнашучыларны Мәүлид ае белән котладылар. Ә мөхтәсибәтнең “Хәзинә” балалар клубы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә багышланган тамаша күрсәтте. Балалар чыгышлары арасында шәһәрнең яшь имамнары Илназ хәзрәт Яхин, Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов кыска, әмма бик тә эчтәлекле кыйссалар сөйләделәр. Кичә бик тә тирән эчтәлекле, тәэсирле узды.

Рабигүл-әүвәл аеның 29 нчы кичәсендә оештырылган ошбу кичә  Мәүлид ае белән саубуллашу чарасы да булды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы