Мөфти – Бакуда ислам бергәлеге конференциясендә

21 декабрь 2017 ел 10:08
Мөфти – Бакуда ислам бергәлеге конференциясендә

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бакуда уза торган “Ислам бергәлеге елы-2017: диннәр һәм мәдәниятләр арасында диалог” дип исемләнгән халыкара конференция эшендә катнаша. Конференция Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев күрсәтмәсе белән игълан ителгән “Ислам бергәлеге елы” төгәлләнү уңаеннан үткәрелә һәм ул Азәрбайҗан дин структуралары белән эшләү буенча Дәүләт комитеты белән Кавказ мөселманнары идарәсе тарафыннан оештырыла. Конференциягә дөньяның 40 иленнән танылган дәүләт, дин һәм фән әһелләре, 8 халыкара оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, төрле илләрнең дәүләт башлыкларының махсус вәкилләре, дини конфессия җитәкчеләре, хакимият, парламент һәм җәмәгатьчелек әгъзалары, дипломатик корпус вәкилләре килде. Россия делегациясе составында – Россиянең башка төбәк мөфтиләре, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Карачаево-Черкесия, Чечня, Башкортстан һ.б., шулай ук “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов.

Конференцияне Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев ачты. Конференция кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук дөньяның төрле илләрендә мөселман бергәлеген ныгыту темасына чыгыш ясаячак.

Бакудагы әлеге конференция – Азәрбайҗанда игълан ителгән Ислам бергәлеге елына багышланган чаралар циклын йомгаклау. Шул исемдәге фәнни форумнар Иранда һәм Төркиядә узды. Шуларның берсендә Камил хәзрәт хәзерге геосәяси шартларда ислам бергәлегенең әһәмияте турында сөйләде һәм экстремизмга, хаклыкка туры килмәгән дингә каршы көрәштә һәм исламның чәчәк атуы өчен дөньяның барлык мөселманнарын берләшергә чакырды. “Ислам ул – кешеләрне гуманлыкка, тынычлыкка һәм иминлеккә чакыра торган дин”, – дип ассызыклый ул һәрбер конференциядә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы