Викторинада җиңүчеләр бүләкләнде

25 декабрь 2017 ел 11:26
Викторинада җиңүчеләр бүләкләнде

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Мәүлид аена багышланган викторинада җиңүчеләр бүләкләнде. Викторина “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруында үткәрелде.

Мәүлид ае дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның сөннәте, хәдисләре турында һәр җомга көнне өч сорау бирелде. Шул рәвешчә, викторина сорауларына беренче булып дөрес җавап биргән кешеләргә Татарстан мөфтияте тарафыннан бүләкләр вәгъдә ителде.

Бүген Татарстан мөфтиятенә җиңүчеләр чакырылды. Җиңүчеләр булып Гүзәл Сәлахиева, Фәридә Нургалиева, Мәүлетдин Галиев, Ролина Дәүләтшина, Гүзәл Шәрәфетдинова танылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров җиңүчеләргә уенда зур кызыксыну белән катнашканнары өчен рәхмәтен җиткерде һәм уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы