Чаллы Җәмигъ мәчетенең "игезәген" күрергә Казахстанга сәфәр кылдылар

09 гыйнвар 2018 ел 11:18
Чаллы Җәмигъ мәчетенең "игезәген" күрергә Казахстанга сәфәр кылдылар

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендәге делегация (Чаллы Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү Фонды җитәкчесе Уел Галим улы Хөсәенов, проектлау фирмасы директоры Майков Сергей Борисович һ. б.) Казахстанның Актүбә шәһәренә сәфәр кылды. Аның максаты шушы шәһәрнең Җәмигъ мәчете белән танышудан гыйбарәт булды: аның һәм төзелеп килүче Чаллы Җәмигъ мәчетенең архитекторы һәм проектлаучылар төркеме шул ук. Әлфәс хәзрәт сүзләренчә, мәчет 2008 елны ук куллануга тапшырылган, озакламый 10 еллыгы булачак. "Максатыбыз – күргән уңай якларны искә алып үз проектыбызны тагын да камилләштерү иде", – дип белдерде ул. Үткән ел Чаллы Җәмигъ мәчетенең цоколь каты төзелеп бетте. Цоколь катында гына мең квадрат метр буш мәйдан килеп чыкты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы