Нәзарәттә татар теле курсларына әзерлек ничек бара?

18 гыйнвар 2018 ел 12:45
Нәзарәттә татар теле курсларына әзерлек ничек бара?

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрдә татар телен һәм ислам дине нигезләрен укытырга алынган мөгаллимнәрне җыелышка җыйды. 2 февральдән Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә татар теле курслары эшли башлый. Хәзерге вакытта дипломга ия, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәрен туплау эше төгәлләнде.  Җыелышта укучы төркемнәрне туплау, аларны уку-укыту әсбаплары, китаплар, сүзлекләр, язу такталары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Очрашу барышында мәчетләрдә әлеге курсларны оештыручылар җитәкчелеккә сорауларын юллады, моңа кадәр мәчетләрдә алып барылган эшчәнлек буенча тәҗрибәләрен җиткерде. Мисал өчен, Россия ислам институтында “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар биш елдан артык уңышлы эшли. Аны оештыручы Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов мондый курсларның халыкта бик зур кызыксыну уятуы, аның дәгъвәт юнәлешендә бик зур эш булуы турында сөйләде. Әйтик, узган елны курсларга берьюлы 150 дән артык кеше язылып, укып чыккан һәм сертификатлар алган. Быел язылучылар саны да йөздән артып китә. “Иң мөһиме – курыкмыйча башларга кирәк. Без баштагы берничә дәресне татар теле, дин нигезләре, халкыбызның тарихы, бераздан гарәп теле белән башлап җибәрәбез дә, аннары йөрүчеләр намаз укырга өйрәнү дәресләрен сорый башлыйлар һәм намаз укуны да кертәбез. Шактый тәҗрибә тупладык, хәтта анкета тарату формаларын да камилләштердек”, – дип сөйләде ул. Шул ук уку йортыннан татар теле кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова мәчеткә йөрүчеләрне күздә тотып өч айлык программа төзелүе, аңа өстәмәләр кертелеп, методик ярдәмлекләр белән тулыланып торуы турында әйтте. Быелгы курслар өчен дип алар тарафыннан хәтта һәр дәрес өчен презентацияләр, слайдлар, интерактив тактада файдалану өчен күрсәтмәлелек әсбаплары эшләнгән. Шулай ук өйрәнгән сүзләрне онытмас өчен 30 битлек кесә сүзлеге дә булыр дип көтелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин бер төркемдә кешеләрнең санын 25тән дә арттырмаска тәкъдим итте һәм иң беренче чиратта курсларның телне башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен оештырырга кирәклеккә басым ясады. “Җомга вә гает вәгазьләре республикабызда фәкать татар телендә алып барыла. Бу бик яхшы, чөнки курсларның практик әһәмияте булып – вәгазьләрне ишетеп аңлый алырлык белем үзләштерү тора. Татар теле курсларын тәмамлап чыкканнан соң мәчетләргә җомгаларга, вәгазьләргә йөрүчеләр саны артачак кына”, – диде.

Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак. Курсларны тәмамлагач белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап сертификатлар тапшыру көтелә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин:

Казан шәһәре:АдресыОештыручының контактлары
Кабан арты мәчете

Казан шәһ., Һади Такташ ур., 26

8(843)537-12-83

Айгөл Махиянова 89179126524
Әниләр мәчете

Казан шәһ., Газовая ур., 18

8(843)277-93-78

Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751
Ярдәм мәчете

Казан шәһ., Серов ур., 4А

8(843)223-03-59

Римма Гатина 89178646480
Гаилә мәчете

Казан шәһ., Җәүдәт Фәйзи ур., 2

8(843)223-06-62

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319
Тынычлык мәчете

Казан шәһ., Мелитопольская ур., 15

8(843)266-34-04

Аббяс хәзрәт Шляпошников

89253787416

Мөхтәсибәтләр:
Чаллы423810, Чаллы шәһ., Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14)Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев  +7(8552)38-67-02
Түбән Кама

Түбән Кама шәһ., Химиклар пр., 59

Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779
Алабуга

Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 2

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157
Яшел ҮзәнЯшел үзән шәһ., Ленин ур., 22 АГабделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741
ӘлмәтӘлмәт шәһ., Мәрҗани ур., 82АФәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы