Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрдә татар телен һәм ислам дине нигезләрен укытырга алынган мөгаллимнәрне җыелышка җыйды. 2 февральдән Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә татар теле курслары эшли башлый. Хәзерге вакытта дипломга ия, тәҗрибәле татар теле һәм ислам дине нигезләре мөгаллимнәрен туплау эше төгәлләнде. Җыелышта укучы төркемнәрне туплау, аларны уку-укыту әсбаплары, китаплар, сүзлекләр, язу такталары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Очрашу барышында мәчетләрдә әлеге курсларны оештыручылар җитәкчелеккә сорауларын юллады, моңа кадәр мәчетләрдә алып барылган эшчәнлек буенча тәҗрибәләрен җиткерде. Мисал өчен, Россия ислам институтында “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар биш елдан артык уңышлы эшли. Аны оештыручы Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов мондый курсларның халыкта бик зур кызыксыну уятуы, аның дәгъвәт юнәлешендә бик зур эш булуы турында сөйләде. Әйтик, узган елны курсларга берьюлы 150 дән артык кеше язылып, укып чыккан һәм сертификатлар алган. Быел язылучылар саны да йөздән артып китә. “Иң мөһиме – курыкмыйча башларга кирәк. Без баштагы берничә дәресне татар теле, дин нигезләре, халкыбызның тарихы, бераздан гарәп теле белән башлап җибәрәбез дә, аннары йөрүчеләр намаз укырга өйрәнү дәресләрен сорый башлыйлар һәм намаз укуны да кертәбез. Шактый тәҗрибә тупладык, хәтта анкета тарату формаларын да камилләштердек”, – дип сөйләде ул. Шул ук уку йортыннан татар теле кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова мәчеткә йөрүчеләрне күздә тотып өч айлык программа төзелүе, аңа өстәмәләр кертелеп, методик ярдәмлекләр белән тулыланып торуы турында әйтте. Быелгы курслар өчен дип алар тарафыннан хәтта һәр дәрес өчен презентацияләр, слайдлар, интерактив тактада файдалану өчен күрсәтмәлелек әсбаплары эшләнгән. Шулай ук өйрәнгән сүзләрне онытмас өчен 30 битлек кесә сүзлеге дә булыр дип көтелә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин бер төркемдә кешеләрнең санын 25тән дә арттырмаска тәкъдим итте һәм иң беренче чиратта курсларның телне башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен оештырырга кирәклеккә басым ясады. “Җомга вә гает вәгазьләре республикабызда фәкать татар телендә алып барыла. Бу бик яхшы, чөнки курсларның практик әһәмияте булып – вәгазьләрне ишетеп аңлый алырлык белем үзләштерү тора. Татар теле курсларын тәмамлап чыкканнан соң мәчетләргә җомгаларга, вәгазьләргә йөрүчеләр саны артачак кына”, – диде.
Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак. Курсларны тәмамлагач белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап сертификатлар тапшыру көтелә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин:
Казан шәһәре: | Адресы | Оештыручының контактлары |
Кабан арты мәчете | Казан шәһ., Һади Такташ ур., 26 8(843)537-12-83 | Айгөл Махиянова 89179126524 |
Әниләр мәчете | Казан шәһ., Газовая ур., 18 8(843)277-93-78 | Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751 |
Ярдәм мәчете | Казан шәһ., Серов ур., 4А 8(843)223-03-59 | Римма Гатина 89178646480 |
Гаилә мәчете | Казан шәһ., Җәүдәт Фәйзи ур., 2 8(843)223-06-62 | Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319 |
Тынычлык мәчете | Казан шәһ., Мелитопольская ур., 15 8(843)266-34-04 | Аббяс хәзрәт Шляпошников 89253787416 |
Мөхтәсибәтләр: | ||
Чаллы | 423810, Чаллы шәһ., Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14) | Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев +7(8552)38-67-02 |
Түбән Кама | Түбән Кама шәһ., Химиклар пр., 59 | Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779 |
Алабуга | Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 2 | Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157 |
Яшел Үзән | Яшел үзән шәһ., Ленин ур., 22 А | Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741 |
Әлмәт | Әлмәт шәһ., Мәрҗани ур., 82А | Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970 |