Telеgramда укыту каналына язылучылар саны хәзер 2000 артып китте!

10 гыйнвар 2018 ел 09:00
Telеgramда укыту каналына язылучылар саны хәзер 2000 артып китте!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан 2017 елның 14 ноябрендә матбугат очрашуында тәкъдим ителгән "Татарский для начинающих" каналы көннән-көн популярлык казана бара. Смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында әлеге укыту ресурсын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды һәм хәзерге вакытта татар телен өйрәнү өчен 2000 артык кеше кушылды.

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә.

Каналга @tatyaz адресы буенча язылып, дәресләр алырга мөмкин. Кушылыгыз!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы