“Шура” дини альманахына 110 ел тула

16 гыйнвар 2018 ел 15:05
“Шура” дини альманахына 110 ел тула

Төп-төгәл 110 ел элек танылган татар меценатлары Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевлар Россия татар-мөселманнарының төп дини басмасы булырлык журналга нигез салганнар. Кыска гына вакыт эчендә – оешу вакытыннан алып 1917 елгы инкыйлабка кадәр басма шулкадәр популяр була ки, “Шура” журналының төрле саннарын безнең көннәрдә дә Россиянең барлык музейларында һәм китапханәләрдә очратырга мөмкин. 2013 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тырышлыгы белән альманах икенче сулыш алды – күпьеллык тәнәфестән соң “Шура” журналының яңа саны чыкты. Узган биш елда дини альманахның 19 саны дөнья күрде. Ул Татарстанның барлык мәчетләре һәм мәхәлләләрендә таратыла һәм илебезнең дини басмалары арасында иң күп укыла торган, абруйлы басмалар рәтенә керә. “Шура” альманахының яңа 19 нчы санында, традиция буенча, вәгазьләр, сорауларга җаваплар, тарихи һәм фәнни мәкаләләр бирелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы