“Хозур” нәшрияты Коръәннең аудио-версиясен кабаттан чыгарды

16 гыйнвар 2018 ел 16:02
“Хозур” нәшрияты Коръәннең аудио-версиясен кабаттан чыгарды

Дөньяга кабат Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръәннең аудиоверсиясе чыкты. Диния Нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты каршында эшләп килүче “Азан” радиосы тарафыннан әлеге уникаль медиабасма кызыксынучыларның күпләп сораулары буенча нәшер ителде. Бу аудиодискта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында Коръән-Кәримдәге барлык сүрәләрнең язмасы бирелә. Аудиоязмаларны туплау Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы вәкиле, шәйх Хәсән Һәдия җитәкчелегендә алып барылды. Басма, беренче тапкыр дөнья күргәч, Россиядә яшәүче мөселманнарга Татарстан мөфтие башкаруында тулы Коръәнне тыңлау мөмкинлеген бирде. Моңарчы бары Мәдинә, Мисыр, Төркия хафизлары башкаруында гына тулы Коръәнне тыңлап була иде. Татарстан мөфтие тарафыннан яздырылган Коръәннең аудиоверсиясе үзенчәлекле булып тора, чөнки укучы булып беренче тапкыр Россия мөфтие-хафиз чыгыш ясый. Коръәнне яздыру өчен сигез айдан артык вакыт киткән. Әлеге аудио-Коръән Аллаһының Китабын өйрәнүчеләр һәм ятлаучылар өчен алыштыргысыз ярдәмче булачак, аны уку-укыту эшчәнлегендә мәдрәсәләр дә бик теләп файдалана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы