Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

23 гыйнвар 2018 ел 09:55
Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Чистай мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды. Чистай районы һәм Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов имамнар алдында киләчәккә планнар белән таныштырып чыгыш ясады, барлык катнашучыларны мөхтәсибәтнең эш барышы һәм эшләү тәртипләре белән таныштырды. Җыелышта шулай ук “Чистай шәһәре” муниципаль берләшмәсе башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов катнашты, мөхтәсибәт эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Моннан тыш, гомум нәтиҗәләр белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов чыгыш ясады, ул Чистай шәһәрендә һәм районында дини мәгарифнең торышы турында мәгълүмат бирде, кадрлар белән кыенлыклар булган авылларда Чистай мөгаллимнәре укытулар алып барачагы турында әйтте. Имамнар шулай ук Мөселман яшьләре берлеге һәм аксакаллар эшчәнлеге турында чыгышлар тыңлады.

Җыелыш иң яхшы имамнарны бүләкләү белән төгәлләнде. Ирешкән уңышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен истәлек бүләкләренә һәм дипломнарга Татар Сарсазы авылы имам-хатыйбы Азат хәзрәт, Мөслим авылы имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт, Кызыл Бүләр авылы имам-хатыйбы Илдус хәзрәт һәм Уракчы авылы имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт лаек булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы