"Гаилә" мәчетендә ир белән хатынның вазифалары турында фикер алышачаклар

30 гыйнвар 2018 ел 10:37
"Гаилә" мәчетендә ир белән хатынның вазифалары турында фикер алышачаклар

Казанның «Гаилә» мәчетендә «Адәм белән Һава» гаилә төзү һәм саклау үзәге эшләп килә. Аның эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 31 гыйнварында 18:30да «Гаилә» мәчетендә түгәрәк өстәл узачак. Темасы: «Мөселман гаиләсендә ир-ат һәм хатын-кыз. Рольләр алмашу?». Фикер алышуда дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Алар ир-ат белән хатын-кызның гаиләдәге вазыйфалары турында сөйләячәк, уллар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Чараның кунагы ТР мөфтиенең беренче урынбасары, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин булачак.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә: «Гаиләне төзү генә җитми, аны саклап тору өчен көн дә үз өлешеңне кертеп тору кирәк». Гаилә проблемаларына багышланган шушындый түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүебез дә шул максатны күз алдында тота. Фикер алышуның беренчесе ир-ат һәм хатын-кызның гаиләдәге роле мәсьәләсенә кагылачак.

«Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм белән Һава» гаилә төзү һәм саклау үзәге инде бишенче ел эшли. 2017 елның ахырыннан бу юнәлешне Алсу ханым Шакири җитәкли. Үзәк кысаларында гаилә проблемалары буенча консультацияләр үткәрелә, төрле чаралар оештырыла һәм таныштыру хезмәте күрсәтелә. Яңа 2018 елның беренче нәтиҗәләре дә бар. Үзәк эшчәнлеге җанландырып җибәрелүгә ике ай дигәндә «Адәм белән Һава» аркылы танышкан беренче парга гыйнварда никах укылды.

Өстәмә мәгълүмат: 89274261422 (Илмир Хәбибуллин). Адрес: Казан, Җ.Фәйзи ур., 2.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы