Диннәр арасында багланышлар турында Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере салына

30 гыйнвар 2018 ел 11:00
Диннәр арасында багланышлар турында Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере салына

31 гыйнвар көнне сәг.13:00  "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Симферополь – Казан видеокүпере салыначак. Өчъяклы очрашу 1 февральдә башланып китәчәк Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгына багышлана.
Мәскәүдән катнашучылар: 
— Мәскәү мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов;
— РФ Иҗтимагый палатаның хәйрия, гражданлык мәгарифе һәм иҗтимагый җаваплылык мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе  Александр Ткаченко.
Симферопольдән катнашучылар: 
— Симферополь һәм Кырым епархиясе сәркатибе протоиерей Александр Якушечкин;
— Кырым мөселманнарының Диния Нәзарәте мөфтиенең урынбасары Айдер Исмәгыйлев;
— Симферопольнең баш раввины Йехезкель Лазар.
Казаннан катнашучылар:
— Шаригать мәсьәләләре буенча Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат Мөбарәков; 
— Казан-Нократ Рус Православ искечә йолалар Чиркәве идарәчесенең урынбасары Василий Кириллов.
2010 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе тарафыннан һәр февральнең беренче атнасын Бөтендөнья диннәр арасында дустанә багланышлар атналыгы итеп игълан итте. Мәскәү һәм Россия төбәкләрендә бу уңайдан нинди чаралар үткәрелә? Төрле дин руханилары үзара нинди мөнәсәбәттә тора? Шушы һәм башка мәьсәләләр хакында видеокүпер барышында фикер алышачаклар. 

Аккредитация өчен телефон: 89172939706, Резеда Закирова


 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы