Бөгелмә имамнарының еллык хисап җыелышы узды

31 гыйнвар 2018 ел 18:28
Бөгелмә имамнарының еллык хисап җыелышы узды

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча бүлек мөдире Наилә Базарбаева, шәһәр һәм район имамнары катнашты.

Җыелыш традицион рәвештә Кәлам шәрифтән аятьләр уку белән башланды. Аннары Рамил хәзрәт барлык катнашучыларны сәламләп, үткән елның эш нәтиҗәләре буенча хисап ясады. 2017 елның барлык чаралары буенча презентация күрсәтелде.

Аллаһыга шөкер, Бөгелмәдә хатын-кызлар өчен семинарлар уза, кызлар өчен “Яшь мөслимә” клубы, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен иртә үсеш төркеме эшли, барлык теләүчеләрне Коръән укырга өйрәтү оештырыла, Ураза бәйрәме вакытында Бөгелмә шәһәре паркында бәйрәм үткәрелә.

“Бөгелмә мөхтәсибәте үз эшен алып барганда төп игътибарны яшь буынны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, шулай ук экстремизм һәм террорчылык күренешләренә каршы тору мәсьәләләренә юнәлтә”, – дип билгеләде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Марат хәзрәт Мәрданшин имамнарга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлеген югары бәяләде. Үз чыгышында көньяк-көнчыгыш төбәге казые шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” программасы хаҗны оештыруда югары сыйфат һәм уңайлылык дәрәҗәсе буенча аерылып торуын билгеләп узды: хаҗ сәфәренә тәҗрибәле җитәкчеләр һәм медицина хезмәткәрләре катнашында чыгарга мөмкин.

Чара Үзәк мәчет каршындагы “Булат” кафесында төшке аш белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы