Татарстан мөфтиятенең рәсми делегациясе – Король чакыруы буенча Согуд Гарәбстанында

01 февраль 2018 ел 14:17
Татарстан мөфтиятенең рәсми делегациясе – Король чакыруы буенча Согуд Гарәбстанында

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә - Согуд Гарәбстаны Корольлегендә сәфәрдә. Монда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов, Мөселман яшьләре берлеге президенты Алан хәзрәт Панарин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең башка вәкилләре, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Белоруcсиядән кунаклар Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча Гомрә кылалар. Татарстан делегациясенең Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Әл-Хәрәм мәчете имамнары белән очрашулары билгеләнгән, аерым игътибарга лаеклы һәм билгеле урыннарда – Шүхәдә Үһүд кабере, Куба мәчете, Коръән-Кәримне бастыру буенча Король Фәхед исемендәге комплекс, ике изге урын архитектура музее күргәзмәсе, Король Габдел-Газиз исемендәге Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы, “Әл-Кур” паркында булу планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы