Мөфти һәм Татарстан Диния нәзарәте делегациясе Пәйгамбәр ﷺ мәчетендә җомга намазы укыды. Фоторепортаж

02 февраль 2018 ел 14:00
Мөфти һәм Татарстан Диния нәзарәте делегациясе Пәйгамбәр ﷺ мәчетендә җомга намазы укыды. Фоторепортаж

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегация әгъзалары бүген иң хәерле көннәрнең берсе – изге җомга көнендә һәр мөселман кешесе җәмәгать белән үтәргә тиешле намаз – җомга намазын Мәдинәдә Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә укыды.

Җомга намазын дөньядагы өч изге мәчетнең берсендә уку зур әһәмияткә ия. Кайсы да булса мәчеттә җәмәгать белән укылган намаз өйдә ялгыз укылганына караганда егерме җиде тапкырга өстен тора. Әмма, дөньядагы барлык мәчетләрне караган чакта, мөселман кешесе тормышында өч мәчет аерым урын тота, аларда укылган намаз өчен савап күпкә артыграк языла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәсыйхәте: “Әгәр юлга чыгуның максаты Тыю мәчетенә (Мәккәдә урнашкан Әл-Хәрәм мәчете), Минем мәчеткә (Мәдинәдә урнашкан Пәйгамбәр мәчете) һәм Читтәге мәчеткә (Кодустагы Әл-Әкъса мәчете) керү булмаса, сәфәр чыгуның мәгънәсе юк”. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчете – әһәмияте буенча икенче урындагы мәчет, анда укылган намаз, гадәти мәчеттә укуга караганда, 1000 тапкырга саваплырак. Бу хакта түбәндәге хәдистә әйтелгән: “Хәрәм мәчетендә намаз уку 100 мең намазга тиң; (Мәдинәдә) минем мәчеттә намаз уку мең намазга, ә Бәйтел-мөкаддәстә (ягъни Кодустагы Әл-Әкъса мәчетендә) намаз уку биш йөз гадәти намазга тигез” (Әл-Бәйһакый).

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Согуд Гарәбстанына Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның чакыруы буенча сәфәр кыла. Очрашулар кысаларында Татарстан делегациясенең Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашуы билгеләнгән, аерым игътибарга лаеклы һәм билгеле урыннарда – Шүхәдә Үһүд кабере, Куба мәчете, Коръән-Кәримне бастыру буенча Король Фәхед исемендәге комплекс, ике изге урын архитектура музее күргәзмәсе, Король Габдел-Газиз исемендәге Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы, “Әл-Кур” паркында булу планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы