ТР Мөфтие Мәдинәдә Пәйгамбәр ﷺ мәчете имам-хатыйбы белән очрашты

03 февраль 2018 ел 11:48
ТР Мөфтие Мәдинәдә Пәйгамбәр ﷺ мәчете имам-хатыйбы белән очрашты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенә сәфәр кысаларында әлеге ил Короленең мактаулы кунаклары составында Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчете имам-хатыйбы Хөсәйн ибн Габделгазиз Шәйх белән очрашты. Очрашу барышында имам үзенең сәламләү сүзендә бар дөнья мөселманнарының бер-берләренә кардәш булып, үзара мөнәсәбәтләрдә аңлашып, шәригать кануннарын һәм Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм Сөннәтен үтәп, бердәмлектә яшәүнең әһәмиятен ассызыклады. Камил хәзрәт җавап итеп, хөрмәтле шәйхка Россиядә исламның мең еллык тарихка ия булуын һәм дөньяда беренче басма Коръәннең Казанда нәшер ителүен әйтте.  

Очрашудан соң Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Корольлегенең عكاظ (Гүккяз) исемле иң популяр басмасы корреспонденты сорауларына җавап бирде. Газетага биргән интервьюсында ул Согуд Гарәбстанына сәфәр программасына бәйле хис-кичерешләре белән уртаклашты.  

Татарстаннан гомрә хаҗына баручылар бүген шулай ук Коръән бастыру буенча Король Фәһед исемендәге Комплекста булдылар. Биредә ел саен Изге китап 10 миллион экземплярда басыла, ә әлеге комплекс ачылганнан алып 300 миллион данәдә Коръән дөнья күргән. Шунысы күркәм, әлеге Үзәк Коръәнне Луи Брайл системасы буенча да бастыра һәм аның аудиоязмасын чыгара.

Татарстан мөфтияте делегациясе Согуд Гарәбстанында Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча сәфәр кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы