Мөфтият делегациясе Мәккәдә татарстанлыларның һәм республикабызның иминлеге өчен дога кылды

06 февраль 2018 ел 09:21
Мөфтият делегациясе Мәккәдә татарстанлыларның һәм республикабызның иминлеге өчен дога кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында Мәккәгә килеп җитте. Монда татарстанлылар гомрә хаҗы кылачак, шулай ук Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү белән шөгыльләнә торган Король Габдел-Газиз исемендәге комплекста булачак һәм Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашачак. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге әлеге изге җирләргә аяк басу белән, Аллаһы Тәгаләдән иң беренче чиратта Татарстанда яшәүче бар кешеләргә иминлек, республикабызга тынычлык һәм муллык, барлык дин кардәшләребезгә шәфкать сорап дога кылды.

Татарстан мөфтияте делегациясе Согуд Гарәбстанында Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча сәфәр кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы