Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегенә Кәгъбәтуллаһ өчен япма әзерләүнең эш барышын күрсәттеләр

06 февраль 2018 ел 13:45
Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегенә Кәгъбәтуллаһ өчен япма әзерләүнең эш барышын күрсәттеләр

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегенә рәсми сәфәр кысаларында бүген Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ япмасын әзерләү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Әлеге изге эшне биредә Король Габдел-Газиз исемендәге оешма башкара. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге рәсми делегация әгъзалары үз күзләре белән мөселманнарның изге корылмасы өчен япма әзерләү технологиясе белән танышты һәм үз күзләре белән әлеге комплекста хезмәт куючыларны күрде.

Кисвәне (япма) кара тукымадан ясыйлар. Аннары аның белән Кәгъбәтуллаһның дүрт ягын каплыйлар. Алтын җепләр белән язылган төп язу – шәһадәт сүзләре. Калганнары – Коръән аятьләре. Кәгъбәтуллаһ өчен япмага калынлыгы ике миллиметрдан да ким булмаган 875 квадрат метрлы материя кирәк. Барлык тышкы ягы чиста ефәктән эшләнә, ә эчке катламына ак төстәге каты җептән эшләнгән материал өстиләр. Кәгъбәтуллаһның поясына килгәндә, ул озынлыкка 61 метрга, ә киңлеккә 94 сантиметрга җитә торган 16 өлештән тора.

Япманы комплекс хезмәткәрләре елга бер мәртәбә комплекс хезмәткәрләре ясап элә һәм хаҗ вакытында зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә Кәгъбәтуллаһка урнаштыралар. Элекке япманы эксклюзив бүләк сыйфатында бирәләр, яисә ертып хаҗиларга өләшәләр.

Кәгъбәтуллаһка кисвәдән тыш, комплекс шулай ук Пәйгамбәр саллләллаһу галәйһи вә сәлләм бүлмәсе өчен җәймә, Кәгъбәнең эчке бүлмәсе өчен пәрдә, Согуд Гарәбстаны дәүләт әләмнәрен, шулай ук махсус рәвештә тегеп язылган Коръән аятьләре бүләген әзерләү белән шөгыльләнә.

Мөфтият делегациясе шулай ук Хәрәм мәчете музеенда да булды.

Татарстан мөфтияте делегациясе Согуд Гарәбстанында Король Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд чакыруы буенча сәфәр кыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы