“Зәкят” фонды йортсыз кешеләргә хәйрия ашына бару өчен юл бәясен түләргә чакыра

06 февраль 2018 ел 17:19
“Зәкят” фонды йортсыз кешеләргә хәйрия ашына бару өчен юл бәясен түләргә чакыра

Бүген бөтен дөнья ап-ак карга төренгән көндә “Добрый фудтрак” һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Казан шәһәренең Колхоз базары янындагы скверда 60 йортсыз кешегә бушлай кайнар аш өләште. “Азу” татар кухнясы ярдәме белән бүгенге меню яңа кәбестәдән әзерләнгән харчодан, токмачтан, булкадан һәм компоттан гыйбарәт булды.

Хәйрия ашлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды өчен матур традициягә әверелде. Фонд хезмәткәрләре кайнар аш белән сишәмбе һәм җомга көннәрендә илледән артык мохтаҗ кешене тукландыра ала. Моннан тыш, “Добрый фудтрак” күбрәк санда йортсыз кешеләрне ашату мөмкинлегенә ия. Моның өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды барлык битараф булмаган кешеләрне аш таратылу урыннарына кадәр шәһәр җәмәгать транспорты белән бару өчен юл хакын түләргә чакыра, чөнки йортсыз кешеләрнең күбесе, акчалары булмау сәбәпле, скверга кадәр килеп җитә алмый. Аллаһы Тәгалә барлык хәйриячеләргә дә ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешүне насыйп итсә иде.

Мохтаҗларны тукландыруда катнашырга теләүчеләрнең 225-33-22 телефон номерына шалтыратуларын сорыйбыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы